Альметьевский татарский государственный драматический театр - Сибгатуллин Фикрәт Рафыйк улы

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

1973 елның 20 гыйнварында Зәй районы Югары Нәлим авылында туа.

1995 елда Алабуга сәнгать училищесының оркестр бүлеген тәмамлый. 2005 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Әлмәт татар дәүләт драма театрында 1995-2011 елларда эшли. 2024 елда янәдән Әлмәт театрына кабул ителә.

Татарстанның атказанган артисты – 2010 ел.

Уйнаган рольләре:

  • Хан хәбәрчесе – “Шайтан гына өметсез” (А.Гадел),
  • Аюлла – “Аңгыра сарык җүләре” (Л.Лерон),
  • Рәзим – “Әлепле әртисләре” (Аманулла),
  • Вәлиморат – “Татар хатыны ниләр күрми” (Г.Ибраhимов),
  • Рим – “Җанкисәккәем” (Т.Миңнуллин),
  • Шаман – “Зәхмәт” (З.Хәким),
  • Мөсәлим – “Көзнең соңгы яфраклары” (Р.Хәмид),
  • Нурик – “Сафиулла” (М.Гыйләҗев),
  • Азат – “Сагынырсың әле... син дә... бер...” (Г.Каюмов),
  • Зөлфәт – “Их, алла боерса” (Г.Каюмов),
  • Низам – “Җырланмаган җыр” (М.Кәрим),
  • Сабир – “Ядкарь, рэкетир һәм мәхәббәт” (Н.Гәетбай),
  • Петр – “Әбиләргә ни җитми?” (Ф.Бүләков),
  • Чумхарис – “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә” (Ф.Садриев),
  • Тилегән – "Мактанчык әтәч" (Аманулла),
  • Албасты – "Тылсымлы йозак" (Х.Җәләлев),
  • Галиәхмәт – "Чукрак"  (Д.Салихов),
  • Самат – "Хыянәтче" (Г.Каюмов),
  • Камердинер – "Мәкер һәм мәхәббәт" (Ф.Шиллер),
  • Арыслан – "Куян белән Арыслан" (С.Латыйпов),
  • Апуш – "Мәхәббәт кошлары" (И.Юмаголов),
  • Рәшит – "Гүргә керер сер иде" (Р.Кинҗәбаев),
  • Мирзаһит – "Безнең гомер язлары" (Ф.Садриев),
  • Сыткы – "Юмарт хатыннар" (Т.Җүҗәноглу),
  • Бүре – "Акбай һәм сарык малае" (Т.Миңнуллин),
  • Фролов – "Узып барышлый" (Д.Салихов),
  • Аучы – "Ертык тире"  (И. Юмаголов),
  • Закир – "Тигезсезләр" (Ф.Әмирхан),
  • Тәүфик – "Парлы ялгызлар" (Д.Салихов),
  • Хәмит – "Туй күлмәге" (М.Гыйләҗев),
  • Шүрәле Шурлинский – "Эш беткәч уйнарга ярый" (Мосафир),
  • Шөкер – "Кыз урлау" (М.Кәрим),
  • Вәли – "Аерылабыз, ахрысы.." (Юлчы),
  • Габдулла – "Чүлмәктә мени хикмәт" (И.Мөхәммәтгалиев),
  • Шәһит – "Тәрәзәгә егет килгән" (Ф.Садриев),
  • Бибинурның әтисе, тән сакчысы – "Оҗмах капкасы" (М.Гыйләҗев),
  • Марат – "Балакаем" (И.Зәйниев),
  • Су үткәрүче, участок милиционеры, бандит, эколог, табиб, янгын сүндерүче, директор урынбасары – "Фәлән-төгән" (А.Чернобровкин),
  • Доверенный – "Банкрот" (Г.Камал),
  • Марат – "Туган-тумача" (И.Зәйниев),
  • Хөршитбәк, Паша – "Гашыйк Кәриб" (М.Лермонтов),
  • Миңнулла – "Баязит" (Д.Салихов),
  • Панталоне – "Болан-Патша" (К.Гоцци),
  • Кәрим Сафеев, идеология буенча Татарского обком секретаре – "Йорт" (Р.Сабыр),
  • Наил – "Сөюгә сусаганнар" (Р.Насыйбуллина),
  • Җәмил – "Җиләкле җәй" (И.Зәйниев), h.б.

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!