Альметьевский татарский государственный драматический театр - Мифтахетдинова Наилә Рифкать кызы

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

1966 елның 20 июлендә Әлмәт шәһәрендә туа.

1995 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый, 2001 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли.

Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты – 2008, 2016 еллар.

Татарстанның атказанган артисты – 2011 ел.

Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты – 2013 ел. Д. Сираҗиев исемендәге премия лауреаты (2019 ел).

“Иң яхшы актерлар ансамбле” (2013, 2015) hәм "Иң яхшы хатын-кыз роле" (2017) номинацияләрендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты.

Дамирә Кузаева исемендәге премия лауреаты – 2021 ел.

Уйнаган рольләре:

  • Клодина – “Жорж Данден, яки хур ителгән ир” (Ж.Б.Мольер),
  • Сәлимә – “Әбиләргә ни җитми?” (Ф.Бүләков),
  • Майтап – “Юмарт хатыннар” (Т.Җүҗәноглу),
  • Нәсимә – “Тальян моңы” (Ш.Бикчурин),
  • Гөлчәһрә – “Тигезсезләр” (Ф.Әмирхан),
  • Туктабикә – “Кыз урлау” (М.Кәрим),
  • Наилә – “Булмас димә – дөнья бу” (С.Белов),
  • Алма апа – “Туй күлмәге” (М.Гыйләҗев),
  • Бибинур – “Оҗмах капкасы” (М.Гыйләҗев),
  • Көнчел, Юлбасар – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов),
  • Анджела – “Болан-Патша” (К.Гоцци),
  • Гафифә – “Аерылабыз, ахрысы...” (Г.Каюмов),
  • Мәгъфия – “Капчык” (Д.Салихов),
  • Нәгыймә – “Банкрот” (Г.Камал),
  • Диләрә – “Тормыш корабы” (Ә.Еники),
  • Хатын – “Туй” (Б.Брехт),
  • Шәмси – “Назлы кияү” (К.Тинчурин),
  • Сүрия – “Ал җанымны, әфәнде!” (А.Несин),
  • Гайникамал – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
  • Үлем фәрештәсе, Даруханәче – “Ромео һәм Джульетта” (У.Шекспир),
  • Мөнирә – “Язылмаган язмышлар” (вербатим),
  • Шен Те, Шуй Та – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт),
  • Сания – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
  • Эльза Александровна – “Син кайда идең?” (Я.Пулинович),
  • Мартина – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер),
  • Светлана – “Адашкан җаннар” (М.Огнева),
  • Новелла “Хатын кыз” – “Исконные родные”, Новелла “Кунак” – “Исконные родные”,
  • Тельба – “Сөюнең соңгы бүләге” (А.Касона),
  • Мәрзия – “Ана җыры” (З.Хәким),
  • Вәсилә – “Ах яки мәхәббәт элмәге” (И.Зәйниев), һ.б.

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!