1990 елның 18 маенда Чаллы шәһәрендә туа.
2011 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителә.
Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты, 2013, 2022 ел.
Татарстанның атказанган артисты, 2023 ел.
“Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты, 2024 ел.
Уйнаган рольләре:
- Айрат – “Балакаем” (И.Зәйниев),
- Гашыйк Кәриб – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов),
- Зөфәр – “Тормыш корабы” (Ә.Еники),
- Алмаз – “Студентлар 3D” (Н.Гаетбай),
- Турыколак – “Акбай һәм сарык малае” (Т.Миңнуллин),
- Кияү дусты – “Туй” (Б.Брехт),
- Газиз – “Күк капусы ачылса” (Х.Вахит),
- Җеннең әнисе – “Җенле юл билгеләре” (Г.Кәшипова),
- Ризван – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
- Ромео – “Ромео һәм Джульетта” (У.Шекспир),
- Исмәгыйль – “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин),
- Ванг – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт),
- Тугыш – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
- Былтыр – “Шүрәле-шоу” (Э.Шахов),
- Сәйфулла – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш),
- Валер – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер),
- Салават – “Хыял йорты” (И.Зәйниев),
- Ксанф – “Эзоп” (Г.Фигейредо),
- Педагогика факультеты профессоры, хокук факультеты профессоры – “Көзге сере” (А.Фарятьев, А.Федоров),
- “Кайда минем илем?” (Г.Фәхретдинов),
- Новелла “Әкиятчеләр”, “Гуля hәм Каракүз”, “Әби казаны” – “Аhәң”,
- Петруччо – “Киребеткән” (У.Шекспир),
- Квико – “Сөюнең соңгы бүләге” (А.Касона),
- Әмир – “Җил артыннан” (М.Спенглер, Х.Хоссейни),
- Хәзрәт, батюшка – “Ул әле өйләнмәгән иде” (Г.Исхакый),
- Эмиль – “Ах яки мәхәббәт элмәге” (И.Зәйниев),
- Никита – “Дөм” (Л.Толстой),
- Сәйхун – “Ат карагы” (Т.Миңнуллин), һ.б.