1979 елның 23 сентябрендә Казан шәһәрендә туа.
2001 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителә.
Татарстанның атказанган артисты – 2016 ел.
Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты – 2009, 2016 ел.
“Иң яхшы актерлар ансамбле” (2013), “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз образы” (2016), “Иң яхшы хатын-кыз образы” (2018) номинацияләрендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты.
"Алтын битлек" театр премиясе номинанты ("Кибет" О.Жанайдаров, 2018), ("Көзге сере", А.Фарятьев, 2021).
“Самгау” халыкара театр фестиваленең “Хатын-кыз образының иң көчле башкаруы” номинациясендә җиңүчесе (2018).
Уйнаган рольләре:
- Де Сотанвиль ханым – “Жорж Данден, яки хур ителгән ир” (Ж.Б.Мольер),
- Хәмдия – “Ак калфак” (М.Фәйзи),
- Фатыйма –“Туй күлмәге” (М.Гыйләҗев),
- Җәмилә – “Кыз урлау” (М.Кәрим),
- Яшь Зәрия – “Тәүбә” (Мосафир),
- Сәрвәр –“Сүнгән йолдызлар” (К.Тинчурин),
- Гөлгенә – “Сәер кеше” (Д.Салихов),
- Әлфисә –“Утрау” (З.Хәким),
- Клариче – “Болан-Патша” (К.Гоцци),
- Майгөл – Маһирә, Дию, II сәхнә хезмәтчесе – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов),
- Әминә – “Туган-тумача” (И.Зәйниев),
- Диләрә – “Тормыш корабы” (Ә.Еники),
- Кәләшнең апасы – “Туй” (Б.Брехт),
- Ми Цзю “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт),
- Сәрби – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
- Әнзия Сисиевна – “Дөнья киң түгел икән!” (З.Хәким),
- Зияш – “Кибет” (О.Жанайдаров),
- Жаклина – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер),
- Медея – “Медея” (Х.Мюллер hәм Еврипид),
- Алсу – “Синсез килгән язлар” (З.Кадыйрова),
- Пешекче, китапханәче, вахтер – “Көзге сере” (А. Фарятьев, А. Федоров),
- Дания – “Адашкан ир” (Р.Габделхакова),
- Кунак – “Сөюнең соңгы бүләге” (А.Касона),
- Лилия – “Ах яки мәхәббәт элмәге” (И.Зәйниев) һ.б.