1992 елның 21 сентябрендә Мамадыш районы Югары Якый авылында туа.
2013 елда Казан театр училищесын тәмамлый, 2015 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли.
“Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты, 2024 ел.
Уйнаган рольләре:
- Казый – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
- Эшсез – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт),
- Костик, Костикның атасы – “Как прожить без взрослых” (Т.Воронина),
- Раяз – “Дөнья киң түгел икән!” (З.Хәким),
- Мәче, Скороход - “Играем маленького Мука” (Э.Шахов),
- Миңлегали – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш),
- Лука – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер),
- Идрис – “Хыял йорты” (И.Зәйниев),
- Курчак hәм авыл кешесе – “Микулай” (М.Гыйләҗев),
- Яшь Гафур – “Адашкан ир” (Р.Габделхакова),
- Ильсур – “Йөрәк сере” (Л.Әминова),
- Фәрит, Камал – “Җил артыннан” (М.Спенглер, Х.Хоссейни),
- Музыкант, лейтенант – “Ана җыры” (З.Хәким),
- Хәйрүш – “Ат карагы” (Т.Миңнуллин),
- Фәннүр Бикбулатов – “Нечкәбил” (М.Гыйләҗев),
- Хушлашу митингның алып баручысы, кияү, горком бюро эгъзасы – "Йорт" (Р.Сабыр),
- Суд приставы – "И'тальян" (К.Гольдони),
- Генрих Литинский, Фәритнең остазы, Василисаның әтисе – "Өзелгән көй" (С.Тагировски, Л.Фаизова), һ.б.