Матбугат
Әлмәт театрының "Ат карагы" спектакле (татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллин пьесасы) — тагын бер зиннәтле актерлар ансамбле, өстәвенә, бары ирләр генә уйный: Айдар Җаббаров спектаклендә бер генә хатын-кыз роле дә юк.
Тулырак: https://ptj.spb.ru/blog/prishel-k-vam-chtoby-soobshhit/
Яңа юган керләр бауда эленеп тора. Итальян телендә дөньякүләм билгеле җырлар яңгырый. Каяндыр кисәк кенә килеп чыккан сатучы сине пешкән кабак белән сыйлый. Куе мыеклы яшь егет пицца пешерү серләренә өйрәтә. Каядыр еракта акчарлаклар тавышы да ишетелә сыман. Әллә диңгез ярында кисәк кенә җил кубарга тора инде?.. Үз-үзеңне ышандыру шул дәрәҗәгә җитәр икән... Әлмәт театры “гаепле”! Карло Гольдониның “Кьоджинские перепалки” әсәре буенча “И’тальян” спектакле премьерасыннан соң рухланып йөргән чак.