Яңалыклар
Әлмәт театры үзенең иң төп бәйрәме уңаеннан берьюлы берничә чара әзерли.
25 марта – 15 апреля 2025 г. в рамках межведомственного культурно образовательного проекта «Культура для школьников» пройдет Всероссийская акция «Музыка на все времена», посвященная 185-летию со дня рождения величайшего русского композитора П.И. Чайковского.
РФ Президенты Владимир Путин Әлмәт татар драма театры коллективын «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Бүген Әлмәт театрының виртуоз баянчысы Зәки Галимҗановның тууына 100 ел.
Тиздән театрыбызда «Татнефть» хәйрия фондының «Әдәби атнакич» мәдәни проекты һәм Татарстанның язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге кысаларында заманча драматургия һәм режиссура буенча семинар узачак.
Игътибар! ! !
Февраль аеның репертуарында үзгәрешләр барлыкка килде.
Әлмәт татар дәүләт драма театры Мәскәүдә зур уңыш белән «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен тәкъдим итте.
РФ мәдәният министры Ольга Любимова Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлевага дәрәҗәле бүләк тапшырды. Аңа "Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде.
Котлыйбыз! Горурланабыз! Яратабыз!
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр драмтеатрда «Принцесса из Листвии» спектаклендә кунакта булдылар, артистлар белән әкияти сәяхәткә күзәттеләр. «Принцесса из Листвии» – музыка, биюләр, маҗаралар һәм гаҗәеп ачышлар белән тулы мавыктыргыч сәяхәт.
Кунаклар оештыручыларга театрда булу шатлыгы өчен рәхмәт белдерделәр.
Бүген без сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап кына калмыйбыз, безнең белән булган барлык минутларыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Хөрмәтле тамашачылар!
Сездән театрыбызның эшенә түбәндәге сылтама буенча бәя бирүегезне сорыйбыз: Бәя
Кызыклы факт, бер вакытта Әлмәт театры мәйданчыгында берьюлы өч премьера әзерләнде: Казахстан (Алибәк Омирбәкулы), Венгрия (Сәрдәр Таһировский) һәм Карелия (Вячеслав Поляков) режиссерлары, уникаль коллаборатив театр тәҗрибәсен тудырып, иңгә-иң тырышып иҗат иттеләр.
12-13 декабрьдә Әлмәт театрында 80нче сезонның икенче премьера спектакле узды.
Ркаил Зәйдулла әсәре буенча режиссер Алибәк Омирбекулы куелышында спектакльне тамашачылар җылы алкышлар белән кабул иттеләр.
Театрыбыз директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева бүген «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән югары исемгә лаек булуын горурлык һәм шатлык белән хәбәр итәбез!
Бу бүләк кенә түгел, бу күпьеллык хезмәтне, талантны һәм үз эшеңә тугрылыкны тану казанышы. Аның җитәкчелегендә театр иҗат урынына гына түгел, төрле буын тамашачыларын берләштерүче чын мәдәни энҗесенә дә әверелде. Әлмәт театры - шәhәр бренды.
Һәр спектакльнең сәхнә артында, һәр проектның уңышында аның энергиясе, илһамы һәм театрны һәр тамашачы белән таныштыру, йөрәк түренә якын итү теләге тора.
Фәридә Бәгыйс кызы, безне алга алып баруыгыз, сәнгатькә булган мәхәббәтегез, илhам өчен чиксез рәхмәт!
Чын күңелдән котлыйбыз! Әлеге бүләк яңа үрләр яулау юлында чираттагы баскыч кына булсын!
Әлмәт татар дәүләт драма театрының иҗат төркеме 16-24 ноябрьдә Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә узган «Сотоварищи» VI Бөтенроссия фестивалендә ике дипломга лаек булды. «Дөм» спектакле «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» һәм «Иң яхшы сценография һәм костюмнар» номинацияләрендә җиңү яулады.
Омск дәүләт Северный драма театры оештырган Фестиваль Михаил Ульянов истәлегенә һәм Тара шәһәренең 430 еллыгына багышланган иде. Быел фестиваль кысаларында Россиянең төрле шәһәрләреннән «Киләчәк заман геройлары» темасына багышланган 10 куелыш тәкъдим ителде.
Әлмәт театрының иҗади төркеме кунакчыл Тара шәhәрендә. Тара – Омск өлкәсендә иң төньяк, иң борынгы һәм зурлыгы буенча икенче шәһәр, Омск өлкәсенең биш кече шәһәрләре арасында иң зурысы.
Бүген коллектив өчен шәһәр буйлап күңелле hәм тарихи экскурсия узды, театр коллективы СССРның халык артисты Михаил Ульянов музее һәм аның исемендәге Төньяк драма театрында кунакта булды.
"Сотоварищи" фестивале кысаларында театр төркеме Тара тамашачыларына "Дөм" спектаклен тәкъдим итәчәк.
Әлмәт театры 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу коллектив өчен генә түгел, дистә еллар дәвамында театрның тугры тамашачысы булган шәһәр халкы өчен дә әһәмиятле вакыйга. Юбилей кичәсе тамашачылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Программада театр тарихының ретроспективасы, нигез салынганнан алып бүгенге көнгә кадәр үсеше игътибар үзәгендә булды.
Шәһәрнең архитектура энҗеләренең берсе булган театр бинасына аерым игътибар бирелде. Кунаклар төзелеш һәм реконструкцияләр турында кызыклы фактлар, шулай ук дистә еллар дәвамында театр бинасының заман таләпләренә яраклашып үзгәрүе турында белделәр.
Кичәдә театр сәнгате үсешенә өлеш керткән шәхесләрне хөрмәтләделәр. Иҗат һәм осталык символы булган күренекле режиссерларны һәм актерларны искә төшерделәр. Аларның иҗаты Әлмәтнең мәдәни кодының бер өлешенә әверелде.
Әлмәт театры шәһәрнең мәдәни тормышында аерым урын алып тора. Ул сәнгать сөючеләрне җәлеп итү үзәге генә түгел, ә Россиянең төрле почмакларыннан күренекле театр тәнкыйтьчеләре билгеләп үткәнчәк традицияләрне һәм заманча миссияне берләштерүче горурлык.
Әлеге юбилей сезонының девизы “Театр – мәңгелек”.
Бүген Казанда Әлмәт театрының юбилей сезоны уңаеннан матбугат конференциясе узды.
Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева театраль сезонына планнар белән уртаклашты һәм 31 октябрьдә узачак юбилей кичәсенең серләрен ачты.
Язма сылтама буенча https://tatar-inform.tatar/conferences/lm-t-teatryny-80-ellygyna-bagyshlangan-matbugat-konferenciyase-5852316
Фоторепортаж Вконтакте https://vk.com/album-18841365_304503978