Яңалыклар
Өлкәннәр көне уңаеннан театрыбызда хөрмәтле кунаклар – лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләр белән очрашу узды.
Самарада «Волга театральная» VII төбәкара фестиваленең нәтиҗәләре билгеле. Без сезнең белән яңалыклар белән уртаклашырга шатбыз.
Ике төп җиңү – безнеке!
Эдуард Латыйпов Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Ат карагы» спектаклендә Сибгат роле өчен иң яхшы актер дип танылды.
Айдар Җаббаров шул ук куелыш өчен иң яхшы режиссер һәм рәссам буларак җиңү яулады. «Ат карагы» фестивальнең чын вакыйгасына әверелде. Бу артистлар һәм режиссерның гына түгел, ә көн саен җанын сәнгатькә биргән бөтен коллективның җиңүе. Без жюрига югары бәя биргәннәре, тамашачыларга безгә булган мәхәббәте һәм ышанычы өчен чиксез рәхмәт белдерәбез.
Фото архивтан
"Кулдан" сатып алу - иң яхшы карар түгел, әгәр сезгә билетларны яхшы танышыгыз гына тапшырмаса.
Бүген билетларның күбесе - электрон, аларны онлайн сатып алырга мөмкин.
Әлмәт театрында 81 нче театр сезонының тантаналы ачылышы узды. Тамашачыларга Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Ат карагы» спектакле күрсәтелде.
Әлмәт театрының 81нче театраль сезоны Россиянең иң яхшы 100 куелышы исемлегенә кергән «Ат карагы» спектакле белән ачыла.
Әлмәт театрында Татнефть ветераннары өчен экскурсия узды.
Әлмәт театры дәрәҗәле мөхтәрәм кунакны – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте
Әлмәт театры дәрәҗәле мөхтәрәм кунакны – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте.
Бүген театр бинасы артындагы фонтан мәйданчыгында Әлмәт театрының концерт программасы узды.
Бүген, Җиңү көне уңаеннан, Әлмәт театры артистлары янәдән сәхнәдән төшеп халыкка чыктылар.
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шәһәребездә Туган тел көне – Шигърият бәйрәме булып узды. Чарада Әлмәт театры артистлары катнаштылар.
"Ат карагы" куелышы милли театр премиясе һәм "Алтын битлек" фестиваль-конкурсы кысаларында 2023-2024 сезонында Россиядә иң яхшы 100 спектакле исемлегендә.
Театрда «Кеше китә, җыры кала» телесериалның презентациясе узды.
Әле генә «Тантана» республика театр премиясенең нәтиҗәләре билгеле булды. Жюри сезонның иң яхшы эшләрен билгеләп үтте, һәм «Эксперимент» номинациясендә «Йорт» иммерсив спектакле җиңү яулады!
Бүген, 27 март көнне, «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «СМП-Нефтегаз» ярдәмендә Әлмәт театры тарафыннан гамәлгә куелган Зәкия Туешева исемендәге премия лауреатлары игълан ителде.
Артистыбыз Раушан Мөхәммәтҗановка «ТР атказанган артисты» исемен бирү турында Татарстан Республикасы рәисе указы имзаланды!
Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча Әлмәт театры артисты Айрат Габделхәй улы Мифтахов театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Чын күңелдән котлыйбыз!