Яңалыклар
Әлмәт театры 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу коллектив өчен генә түгел, дистә еллар дәвамында театрның тугры тамашачысы булган шәһәр халкы өчен дә әһәмиятле вакыйга. Юбилей кичәсе тамашачылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Программада театр тарихының ретроспективасы, нигез салынганнан алып бүгенге көнгә кадәр үсеше игътибар үзәгендә булды.
Шәһәрнең архитектура энҗеләренең берсе булган театр бинасына аерым игътибар бирелде. Кунаклар төзелеш һәм реконструкцияләр турында кызыклы фактлар, шулай ук дистә еллар дәвамында театр бинасының заман таләпләренә яраклашып үзгәрүе турында белделәр.
Кичәдә театр сәнгате үсешенә өлеш керткән шәхесләрне хөрмәтләделәр. Иҗат һәм осталык символы булган күренекле режиссерларны һәм актерларны искә төшерделәр. Аларның иҗаты Әлмәтнең мәдәни кодының бер өлешенә әверелде.
Әлмәт театры шәһәрнең мәдәни тормышында аерым урын алып тора. Ул сәнгать сөючеләрне җәлеп итү үзәге генә түгел, ә Россиянең төрле почмакларыннан күренекле театр тәнкыйтьчеләре билгеләп үткәнчәк традицияләрне һәм заманча миссияне берләштерүче горурлык.
Әлеге юбилей сезонының девизы “Театр – мәңгелек”.
Бүген Казанда Әлмәт театрының юбилей сезоны уңаеннан матбугат конференциясе узды.
Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева театраль сезонына планнар белән уртаклашты һәм 31 октябрьдә узачак юбилей кичәсенең серләрен ачты.
Язма сылтама буенча https://tatar-inform.tatar/conferences/lm-t-teatryny-80-ellygyna-bagyshlangan-matbugat-konferenciyase-5852316
Фоторепортаж Вконтакте https://vk.com/album-18841365_304503978
Әлмәт театры СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына мәдәният оешмалары гамәлгә ашыра торган чараларга бушлай бару мөмкинлеге бирә. Түләүсез билет алу өчен мөрәҗәгать итүчегә:
1. Мәдәният оешманың рәсми сайтына керергә;
2. Оешманың рәсми сайтында «Билет алу» яисә «Афиша» бүлегендә чараны сайларга;
3. Оешманың җаваплы контакт затына шалтыратып, тамаша залындагы урыннарны сайларга (касса номеры сайтта махсус бүлектә күрсәтелгән);
4. Чарага 1 атна кала билетлар алу өчен ташламаларны раслаучы документларның тулы пакеты белән учреждение кассасына шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк;
5. Чара үткәреләсе көнендә алынган билетлар буенча урыннарда уңайлы урнашу өчен спектакль/концерт/тамашага алдан килергә.
Театрның баш режиссеры Сәрдәр Таһировский мәктәп укучылары өчен тренинглар үткәрде.
Тиздән шәхес һәм актерлык потенциалын ачуга багышланган өлкәннәр өчен тренинглар көтелә.
Тулы фоторепортаж Вконтакте социаль челтәрдә Фоторепортаж
Театр сезоны башланыр алдыннан артистларны хөрмәтләү мизгелләре. Тантаналы чарада Әлмәт шәhәр башлыгы Дмитрий Нагуманов тамашачыларны сезон ачылышы белән котлады hәм “Ел актеры” премиясе ияләрен игълан итте. Быел әлеге мәртәбәле исемгә Фаил Сафиуллин һәм Раушан Мөхәммәтҗанов ия булды.
Сәламләү сүзләре белән директор театры Фәридә Исмәгыйлева hәм баш режиссер Сәрдәр Тагировский чыгыш ясадылар.
Зәкия Туишева премиясе лауреаты – Татарстанның халык артисты Рафыйк Таһиров.
Дамира Кузаева премиясе лауреатлары – Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Газизова (күпьеллык хезмәте һәм театр үсешенә керткән өлеше өчен), Рифат Әхмәдиев (иҗади активлыгы һәм профессиональлеге өчен).
Театрның махсус премиясе Эдуард Латыйповка тапшырылды.
80нче юбилейлы сезон Мансур Гыйләҗев әсәре буенча режиссер Дмитрий Огородников куелышындагы "Нечкәбил" комедия спектакле белән ачылды.
Быел журналистларны һәм блогерларны традицион матбугат конференциясе өчен театр бинасы алдында каршы алдылар. Директор Фәридә Исмәгыйлевадан "Әлмәт театрына барыр өчен иң яхшы сигез адым" авторлык экскурссиясен оештырды. Ул театр тарихы, 80 нче сезон яңалыклары, бинада көтеп алган үзгәрешләр турында сөйләде. Фотозоналар, фойе, актерларның портретлары, дипломлы диварлар яңартылды. Моның өстендә бөтен театр коллективы диярлек эшләде.
Әлмәт театрының сувенир продукиясе дә барлыкка килде. Шәһәрлеләр өчен традицион шоперлар гына түгел, ә автор башваткычлары, автомобильләр өчен ароматизаторлар һәм башка файдалы көнкүреш әйберләрне дә сатып алу мөмкинлеге бар.
Журналистлар һәм блогерлар булачак премьералар турында белделәр. Сезон 19 сенябрьдә М.Гыйләҗевның "Мисс гүзәллек" пьесасы буенча Пермь режиссеры Дмитрий Огородников куелышындагы "Нечкәбил" комедиясе ача.
Чиратта-режиссер Алибәк Омирбәкулланың Р.Зәйдулланың «хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча куелган спектакле.
Сезонның яңалыгы театр бинасы тарихы, монда ачылу вакытыннан бирле ниләр булганлыгы турында иммерсив спектакль. Куелыш - ретроспектива. Аны театрның баш режиссеры Сардар Таһировский куя, авторы Равил Сабыр.
31 октябрьдә театрның 80 еллыгына багышланган тантаналы кичә. Аның режиссеры - артист Динар Хөснетдинов, сценарий авторы - Резеда Хәертдинова.
2 ноябрьдә күренекле режиссер Гали Хөсәеновның тууына 105 ел. Хәтер кичәсе (режиссеры Ильяс Гәрәев) һәм архив фотографияләре, грамоталар һәм шәхси хатлар күргәзмәсе булачак. Һәм бу әле көзгә генә планнар.
Әлеге көннәрдә театрыбызда "Театральная карта России" платформасының иҗат төркеме эшли.
Театрыбызның уңышлары һәм көндәлек тормышы турында материал туплана. 80 еллык данлыклы тарихны кинофильм кадрларында күрә алырбыз. Безнең сәхнә остазлары дистә еллар элек Әлмәт театры турында хатирәләре белән интервьюда уртаклаштылар.Шулай ук юлы "Театральная карта России" төркеме режиссер Сардар Абдуллинның мастер-классында иде.
Бүген җәйге ялдан соң Әлмәт театры артистлары эшкә чыкты. Иҗат коллективы җыелышында театр директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева артистларны сәламләде һәм юбилейлы 80нче театраль сезонга куелган максатлар, планнар белән таныштырды. Яңа юбилей сезонында тамашачыларны күңелле вакыйгалар көтә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм даими кабатлау бик мөһим.
25 июнь көнне 10.00 сәгатьтә театрыбызда балалар өчен махсус спектакль.
Билетлар алу 8-917-280-90-58 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Шатлыклы хәбәр! Әлмәт театры Уфа шәhәрендә үткәрелгән Кече шәһәр театрлары фестивалендә "Зур формадагы иң яхшы спектакль" номинациясендә "Ул әле өйләнмәгән иде" спектакле белән Гран-при яулады! Иҗади төркемебезне котлыйбыз, яратабыз, горурланабыз!
Шатлыклы хәбәр!
Татарстан Рәисе указы нигезендә Әлмәт драма театры артисты, ТРның халык артисты Луиза Солтанова "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләнә.
Әлмәт дәүләт татар драма театрында "Идел йорт" театр коллективлары конкурсы кысаларында иҗат лабораторияләре узды.
Аксубай, Азнакай, Әлмәт, Алексеевск һәм Мамадыш районнарыннан үзешчән театрларның режиссерлары һәм актерлары катнаштылар.
Нефть-газ һәм химия шәһәрләре театры атналыгы кысаларында Түбән Камада «Ат карагы» спектакле, фоторепортаж
Әле генә «Тантана» театраль премиясе нәтиҗәләре билгеле булды.
«Актерлар ансамбле» номинациясендә җиңүче «Ат карагы», режиссер Айдар Җаббаров. Бөтен иҗади төркемебезне, артистлар, режиссер һәм тамашачыларны котлыйбыз!
Бүген Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Буада «Тантана» театраль премиясен тапшыру тантанасында Әлмәт театры һәм «Нефтегаз» СМП тарафыннан Зәкия Туешева исемендәге премияне тапшырды. Әлеге премиягә Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Рәис Галиев лаек булды.
Бүгенге премьера "Фәхрине үтереп ташладылар" 28 мартка күчерелә. Ә 28 мартка планлаштырылган "Микулай" спектакле 25 апрельгә күчерелә. Премьерага да, "Микулай" спектакленә дә сатып алынган билетлар үз көчендә кала.
Касса: (88553) 45-46-40
"Кибет" (18+) - 16 март, 17:00 Кече зал.
Бүгенге заманда коллык моңарчы күрелмәгәнчә киң таралган. Ул шул дәрәҗәгә җиткән ки, хәзерге коллар кирәк булганда процесска тиз генә җәлеп ителә, ә инде кыйммәте кимүгә шундук башкасына алыштырыла торган деталь кебек.
“Кибет” – чынбарлыкның шул ягын фаш итү омтылышы.