Яңалыклар
Әлмәт театры дәрәҗәле мөхтәрәм кунакны – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте
Әлмәт театры дәрәҗәле мөхтәрәм кунакны – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте.
Бүген театр бинасы артындагы фонтан мәйданчыгында Әлмәт театрының концерт программасы узды.
Бүген, Җиңү көне уңаеннан, Әлмәт театры артистлары янәдән сәхнәдән төшеп халыкка чыктылар.
Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан шәһәребездә Туган тел көне – Шигърият бәйрәме булып узды. Чарада Әлмәт театры артистлары катнаштылар.
"Ат карагы" куелышы милли театр премиясе һәм "Алтын битлек" фестиваль-конкурсы кысаларында 2023-2024 сезонында Россиядә иң яхшы 100 спектакле исемлегендә.
Театрда «Кеше китә, җыры кала» телесериалның презентациясе узды.
Әле генә «Тантана» республика театр премиясенең нәтиҗәләре билгеле булды. Жюри сезонның иң яхшы эшләрен билгеләп үтте, һәм «Эксперимент» номинациясендә «Йорт» иммерсив спектакле җиңү яулады!
Бүген, 27 март көнне, «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «СМП-Нефтегаз» ярдәмендә Әлмәт театры тарафыннан гамәлгә куелган Зәкия Туешева исемендәге премия лауреатлары игълан ителде.
Артистыбыз Раушан Мөхәммәтҗановка «ТР атказанган артисты» исемен бирү турында Татарстан Республикасы рәисе указы имзаланды!
Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча Әлмәт театры артисты Айрат Габделхәй улы Мифтахов театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Чын күңелдән котлыйбыз!
Әлмәт театры үзенең иң төп бәйрәме уңаеннан берьюлы берничә чара әзерли.
25 марта – 15 апреля 2025 г. в рамках межведомственного культурно образовательного проекта «Культура для школьников» пройдет Всероссийская акция «Музыка на все времена», посвященная 185-летию со дня рождения величайшего русского композитора П.И. Чайковского.
РФ Президенты Владимир Путин Әлмәт татар драма театры коллективын «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Бүген Әлмәт театрының виртуоз баянчысы Зәки Галимҗановның тууына 100 ел.
Тиздән театрыбызда «Татнефть» хәйрия фондының «Әдәби атнакич» мәдәни проекты һәм Татарстанның язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге кысаларында заманча драматургия һәм режиссура буенча семинар узачак.
Игътибар! ! !
Февраль аеның репертуарында үзгәрешләр барлыкка килде.
Әлмәт татар дәүләт драма театры Мәскәүдә зур уңыш белән «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен тәкъдим итте.
РФ мәдәният министры Ольга Любимова Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлевага дәрәҗәле бүләк тапшырды. Аңа "Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде.
Котлыйбыз! Горурланабыз! Яратабыз!