18+
Драма
Автор: Мансур Гыйләҗев
Режиссёр: Марас Чеббур
Әлмәт театры сәхнәсендә "Микулай" спектакле. Төп рольдә Татарстанның халык артисты Рафик Таhиров.
“Микулай”да Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер җәйге иртәдән башлап, икенче көннең таңына кадәр бер көне сүрәтләнә. Аның гомерен – тормыш-көнкүрешен, мәхәббәтен, дөньяга мөнәсәбәтен ачкан, алай гына да түгел бөтен бер авылның язмышын эченә алган соңгы көне.
Дәвамы 1 сәг. 50 мин.
Спектакльнең премьера көне - 30 гыйнвар 2020 ел.