Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

16+

Мәңгелек бәхәс

Автор: Гильерме Фигейредо

Режиссёр: Денис Хуснияров

Пьеса борынгы грек мәсәл остасы Эзоп турындагы риваятькә нигезләнгән. Эзоп исеме белән безнең көннәргә 400 дән артык кыска мәсәл сакланган. “Бүре һәм сарык бәрәне”, “Карга һәм төлке”, “Төлке һәм арыслан”, “Төлке һәм йөзем”не кем генә белми икән?!

Ксанф атлы бай берәүгә Эзоп коллыкка төшә. Җиңел холкы аркасында мөлкәтен оттырган Ксанфтан хатыны Клея китә. Зирәк Эзоп хуҗасына байлыгын да, Клеяны да кайтара. Бу хезмәте өчен Ксанф аңа ирек  вәгъдә итә. Әмма теләгенә ирешкәч сүзендә тормый. Шулай да Эзоп бәйсезлек ала. Ләкин иреге белән озак ләззәтләнә алмый, гыйшкын кире каккан Клеяның үче аны Ксанф алдына кабат кайтара...

Спектакль «Россиянең кече шәhәр театрлары» федераль проекты ярдямендә куелды. Дәвамы 1 сәг. 55 мин.

Эзоп Эзоп

· Төрле жанрлы сәнгать ·

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!