22 июнь. "Алтынчәч. Мирас" спектакле белән ниһаять таныштым.
Режиссер Мурат Абулкатинов. Сценарист Илгиз Зәйниев. Әсәрнең нигезе - М. Җәлилнең "Алтынчәч" либреттосы, "Моабит дәфтәре" шигырьләре, хатлары. Катлаулы форма. Спектакльнең эчтәлеге бай.... Уйланырга әзер кеше өчен.
Төп образ - М.Җәлил. Аны режиссер, сценарист төрле яктан ача:
1. язучы, либретто, шигырьләр авторы.
2. әти кеше.
3. татар халык каһарманы
4 гади кеше, үз чорының корбаны,
5. күренекле һәм таныш булмаган исем.
Бу образ төрле заманнарны берләштерә..
Нәтиҗәдә риваятьләр чоры тарих, чынбарлык, киләчәк белән тоташа, бүгенге көн мәңгелек белән.
Опера геройлары язучы аңы, хис дөньясында кайнап сәхнә персонажларына әйләнә. Эпик геройлар ХХ гасыр чоры геройлары белән аваздаш... Тарих кабатлана... һәр буын үз юлы белән барса да, ләкин берүк проблеманы чишәргә мәҗбүр, язмыш сынавын үтәргә тиеш...
Тугзак ана, Җик-Мәрген, Алтынчәч - борыңгы тарихлардан безнең чорга күчеп тамашачы алдында өряңадан ачылалар... Режиссер бу образларны меңгелек тип итеп ача... Кызык трансформация... Образ артка чигенгән саен үсә бара, чөнки легендар план бүгенге чор хронотопынан зуррак...
Кеше үз чоры алдында бер яктан бик кечкенә итеп күрсәтелә, шахмат тактасында фигуралар кебек. Кеше үз җанын рухи мираста тәрбияләп үз юлын, тавышын, урынын табырга тиеш... Каһарманнар гади кешеләр арасында яши... Алар үзләрен тарихи сынау алдында каһарман булып ачалар. Шулай итеп милләтнең терәге булган милләт хәдимәләре туа... Рәхимсез чор корбаннары К.Тинчурин, М.Җәлил... Язучының каһарманлыгы сугыш кырларында гына түгел, иҗатта да ачыла... Бу буын язучылары мираска яңа сулыш биргәннәр. С.Сәйдәш, К. Тинчурин, М.Җәлилләр яңа мәдәният тудырып: музыкаль театр, опера театры, мираска киләчәктә яшәргә көч биргәннәр... Аларның иҗатларының үзенчәлеге - мәңгелек образлар тудыра алганлыкта.
Сәхнәдә туган тарих төрле катлам күзеннән ачыла... Музейдә эшләгән техничка язучының хатына үрелә, иҗат кешесе - либреттоны аңларга тели, укучы -моабит дәфтәрендә мәңгеләштергән үзен шагыйрь җанын аңларга тели... Каһарман тарихы сәхнәдә яңгыраган тавышлар аша ачыла...
Алтынчәч матурлыгын саф күңелле кешеләр генә ача ала....
Бабайлар мирасны терәк итеп калдырганнар... Баганалар арткы планда символик планны тудыра... Тәрәзәләр, ишекләр дә төрле яктан ачылалар... Язучы өстәле... Яшел лампасы... Төрле чор архетиплары белән уйнап Илгиз Зәйниев язучының иҗат дөньясының никадәр катлаулы булганын ача... Костюм алмашу - традицион символикага ия- стереотиплардан котылу... Әсәрнең партитурасы үзгә... Эпик планны ныгыта, тамашачыны комфорт зонысыннан чыгара, уйланырга мәҗбүр итә. Төрле чорлар төрле мелодик телләр белән үз дөньясын ачып җибәрә...Утлар да символикага ия.. Паузалар....Караңгылыктан чыгу юлын үзебез табарга тиеш.. Табышмакны чишәр өчен бик күп рухи көч кирәк...
Артистлар уены шәп... Остранение...Гасыр башындагы туган театр Бибие милли музыкаль драма, операсын ача һәм сизмәстән калып үзе сәхнә персонажына әйләнә
Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова
Сылтама алу чыганагы https://vk.com/id116541882?w=wall116541882_16287