Бүген, 27 март көнне, «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «СМП-Нефтегаз» ярдәмендә Әлмәт театры тарафыннан гамәлгә куелган Зәкия Туешева исемендәге премия лауреатлары игълан ителде.
Быел премия Татарстан Республикасының халык артисты Раушания Фәйзуллина һәм Әтнә театры директоры урынбасары Гөлүсә Батталова тапшырылды.
Зәкия Туишева исемендәге премия 2022 елда ТАССРның халык артисты, Әлмәт татар драма театры режиссеры һәм артисты, Бөек Ватан сугыш ветеранының якты истәлегенә багышлап гамәлгә куела. Казаныш Татарстанның кече шәһәрләре театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатен үстерүгә һәм традицияләрне саклауга керткән зур өлешләре өчен бирелә.