Халыкара студентлар көне — яшьлек һәм оптимизм бәйрәме белән котлыйбыз!
Тәҗрибәле белгечләрне формалаштыру өчен студент еллары бик мөһим. Уку белән беррәттән күңелле вакыйгаларга бай тормыш, якты мизгелләр һәм шәхси җиңүләр телибез. Сессияләр җиңел, имтиханнар уңышлы булсын.
Бәйрәм уңаеннан без Ф.З. Яруллин исемендәге музыка көллияте студентларын театрыбызга экскурсиягә чакырдык. Укучылар күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр.


