Альметьевский татарский государственный драматический театр - Әлмәттә 80нче театраль сезон ачылды

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

Театр сезоны башланыр алдыннан артистларны хөрмәтләү мизгелләре. Тантаналы чарада Әлмәт шәhәр башлыгы Дмитрий Нагуманов тамашачыларны сезон ачылышы белән котлады hәм “Ел актеры” премиясе ияләрен игълан итте. Быел әлеге мәртәбәле исемгә Фаил Сафиуллин һәм Раушан Мөхәммәтҗанов ия булды.

Сәламләү сүзләре белән директор театры Фәридә Исмәгыйлева hәм баш режиссер Сәрдәр Тагировский чыгыш ясадылар.

Зәкия Туишева премиясе лауреаты – Татарстанның халык артисты Рафыйк Таһиров.

Дамира Кузаева премиясе лауреатлары – Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Газизова (күпьеллык хезмәте һәм театр үсешенә керткән өлеше өчен), Рифат Әхмәдиев (иҗади активлыгы һәм профессиональлеге өчен).

Театрның махсус премиясе Эдуард Латыйповка тапшырылды.

80нче юбилейлы сезон Мансур Гыйләҗев әсәре буенча режиссер Дмитрий Огородников куелышындагы "Нечкәбил" комедия спектакле белән ачылды.

Яңалыклар

10 июньдә 2025

Татнефть ветераннары өчен экскурсия

Әлмәт театрында Татнефть ветераннары өчен экскурсия узды.

22 майда 2025

Әлмәт театры дәрәҗәле мөхтәрәм кунакны – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте…

Әлмәт театры дәрәҗәле мөхтәрәм кунакны – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте. Рөстәм Нургали улы Миңнехановны театр директоры, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Исмәгыйлева чакырды. Визит...

19 майда 2025

Кассаның эш графигы

Игътибар! Бу атнада кассаның эш графигы:

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!