Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

Театр сезоны башланыр алдыннан артистларны хөрмәтләү мизгелләре. Тантаналы чарада Әлмәт шәhәр башлыгы Дмитрий Нагуманов тамашачыларны сезон ачылышы белән котлады hәм “Ел актеры” премиясе ияләрен игълан итте. Быел әлеге мәртәбәле исемгә Фаил Сафиуллин һәм Раушан Мөхәммәтҗанов ия булды.

Сәламләү сүзләре белән директор театры Фәридә Исмәгыйлева hәм баш режиссер Сәрдәр Тагировский чыгыш ясадылар.

Зәкия Туишева премиясе лауреаты – Татарстанның халык артисты Рафыйк Таһиров.

Дамира Кузаева премиясе лауреатлары – Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Газизова (күпьеллык хезмәте һәм театр үсешенә керткән өлеше өчен), Рифат Әхмәдиев (иҗади активлыгы һәм профессиональлеге өчен).

Театрның махсус премиясе Эдуард Латыйповка тапшырылды.

80нче юбилейлы сезон Мансур Гыйләҗев әсәре буенча режиссер Дмитрий Огородников куелышындагы "Нечкәбил" комедия спектакле белән ачылды.

Яңалыклар

03 ноябрьдә 2024

Театрның 80 яшьлек юбилее

Әлмәт театры 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу коллектив өчен генә түгел, дистә еллар дәвамында театрның тугры тамашачысы булган шәһәр халкы өчен дә әһәмиятле вакыйга...

15 октябрьдә 2024

Әлмәт театрының юбилеена багышланган матбугат конференциясе…

Бүген Казанда Әлмәт театрының юбилей сезоны уңаеннан матбугат конференциясе узды. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева театраль сезонына планнар белән уртаклашты һәм 31 октябрьдә узачак юбилей кичәсенең серләрен...

04 октябрьдә 2024

СВОда катнашучыларга һәм гаилә әгъзаларына театрга бушлай бару мөмкинлеге…

Әлмәт театры СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына мәдәният оешмалары гамәлгә ашыра торган чараларга бушлай бару мөмкинлеге бирә. Түләүсез билет алу өчен мөрәҗәгать итүчегә: 1. Мәдәният...

Барлык яңалыклар

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!