Театр Әлмәтнең мактаулы гражданины, халык шагыйрәсе Клара Булатованың якты истәлек кичәсе узды.
Клара Булатова тууына 90 ел тулу уңаеннан музыка, әдәбият һәм шагыйрә тормышыннан архив кадрларын берләштерүче истәлекләр яңгырады.
Сәхнәдә театр артистлары чыгыш ясыдылар, дәрәҗәле кунаклар килделәр. Фәридә Исмагыйлева килгән республика язучыларын театр планнары белән таныштырды.
Фоторепортаж сылтама буенча.


