Альметьевский татарский государственный драматический театр - Медея

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

18+

Автор: Хайнер Мюллер hәм Еврипид текстлары буенча сәхнә композициясе

Режиссёр: Эдуард Шахов

Медея гыйшкы төшкән аргонавтлар башлыгы Язонга алтын сарык тиресен кулга төшерергә ярдәм итә. Соңыннан сөйгәненә ияреп Ватаныннан ук кача. Әтисе Ээт патшаны тоткарлау өчен ул бертуган энесен үтерә,  ботарлап кисәкләрен диңгезгә ташлый. Улы мәетен җыйган атаның “Арго” корабын куып тоталмаячагын яхшы аңлый ул.

Бер көн килеп Медея белән Язонның   гаилә  бәхетенә күләгә төшә. Язон Коринф патшасы Креонтның кызына өйләнергә карар кылган көн була ул.  

Мәхәббәтен нәфрәт томалаган Медеяда бары бер теләк – үч. Хыянәтче иренең кәләшенә туй бүләге – агуланган күлмәк илттерә. Әмма горур Медеяның кимсенүен бу гына баса алмый.  Иренә коточкыч газаплар китерү өчен улларын үтерә. 

"Медея:Материал" – яралы мәхәббәт тарихы да, бер-берсенә бөтенләй дә ошамаган ике дөньяның бәрелеше дә, ир-ат һәм хатын-кыз каршылыгы турындагы бәян дә. Ул шулай ук нәфрәтләнгән, үчкә сусаган кешенең шул хисләрнең колына әйләнүе турында кисәтү дә.  

Спектакль “Россиянең кече шәhәрләре театрлары” федераль проекты ярдәмендә куелды.

Спектакльнең премьера көне: 15 февраль 2018.

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!