Әлмәт татар дәүләт драма театры

Касса

+7 (8553) 45 46 40

сишәмбе-шимбә 10:30 - 18:30

12+

Автор: Хәй Вахит

Режиссёр: Ильяс Гәрәев

Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" музыкаль комедиясе җиңел, күңелле һәм маҗараларга тулы спектакль. Монда барысы да үзенең бәхет капкалары ачылуын көтә. Комбинат директоры Госман Ганиевич күршесе, комбинатта техника бүлегендә эшләүче Газизнең тәкъдимнәренә әһәмият бирми. Имеш, Газиз кебек гади кешеләр моңа сәләтле түгел. Шуның аркасында ике күрше гаилә арасында каршылык туа, бигрәк тә Газизнең атасы Шакир моңа рәнҗи. Ахырда Газиз хәйлә юлына басарга мәҗбүр була: җыю цехын реконструкцияләү буенча тәкъдимен башка исем белән кертә. Драматург шаян ситуацияләр ярдәмендә тормышта очрый торган аерым кимчелекләрне күпертә, намуссызлык, әрсезлек, саранлык, куркаклык, ялкаулык, хөсетлек һәм көнчелек кебек сыйфатларны фаш итә.

Спектакльнең премьера көне: 15 март 2013.

Белешмәләр өчен, касса: +7 (8553) 45-46-40

Решаем вместе
Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!