6+
Автор: М.Ю Лермонтов; Гөлнара Кәшипованың әдәби версиясе
Режиссёр: Искәндәр Сакаев
Мәхәббәт һәр кеше күңелендә яши торган матур әкият ул. Җырчы Кәриб Тифлиздәге төрек баеның Майгөл-Маһирә исемле гүзәл кызына гашыйк була. Ата кызы өчен кырык янчык алтын сорый. Кәриб калымлык байлык эзләп сәфәр чыга. Маһирә җиде ел вәгъдәсенә тугры булып сөйгәнен көтә.
Режиссер Искәндәр Сакаев эчкерсез мәхәббәт тарихын биомеханика ысулына нигезләнеп җан белән тәннең көчле тәэсире аша сурәтли. Тамашачыга яңа чаралар аша тирән кичерешләргә бай мәхәббәт кыйссасы тәкъдим ителә.
Спектакльнең премьера көне: 31 май 2010.