1990 елның 8 ноябрендә Азнакай районы Буралы авылында туа.
2010 елда Алабуга мәдәният-сәнгать училищесын тәмамлый, Әлмәт татар дәүләт драма театрында 2011 елдан эшли.
Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты, 2015 ел.
Д.Кузаева исемендәге премия лауреаты, 2021 ел.
“Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты, 2024 ел.
Уйнаган рольләре:
- Герцог, Меркуцио – “Ромео һәм Джульетта” (У.Шекспир),
- Гыйлемдар – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
- Айболит – “Җенле юл билгеләре” (Г.Кәшипова),
- Кияү – “Туй” (Б.Брехт),
- Бәти – “Акбай һәм сарык малае” (Т.Миңнуллин),
- Морат – “Студентлар 3D” (Н.Гаетбай),
- Сукыр – “Тормыш корабы” (Ә.Еники),
- Адаш – “Назлы кияү” (К.Тинчурин),
- Левитан – “Ышаныч” (О.Богаев),
- Доктор – “Банкрот” (Г.Камал),
- Кирам – “Капчык” (Д.Салихов),
- Әхтәм – “Кызлар килде авылга” (Н.Гаетбай),
- Галим – “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин),
- Янг Сун – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт),
- Гайнетдин – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
- Вәзир – “Играем маленького Мука” (Э.Шахов),
- Сафа – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш),
- Фәhим – “Тыкрыкта булды бу хәл” (З.Хәким),
- Хор – “Медея” (Х.Мюллер hәм Еврипид),
- Илшат – “Синсез килгән язлар” (З.Кадыйрова),
- Эзоп – “Эзоп” (Г.Фигейредо),
- Студсовет рәисе – “Көзге сере” (А.Фарятьев, А.Федоров),
- Гортензио – “Киребеткән” (У.Шекспир),
- Рәхимхан – “Җил артыннан” (М.Спенглер, Х.Хоссейни),
- Фидаил – “Агыйделнең аръягында” (Х.Сәрьян),
- Шакир – “Ат карагы” (Т.Миңнуллин), һ.б.