1993 елның 29 мартында Казан шәһәрендә туа.
2015 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителә.
“Дебют” номинацияләрендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты, 2017 ел.
Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты, 2017 ел.
"Алтын битлек" театр премиясе номинанты ("Кибет", О. Жанайдаров), 2018 ел.
Уйнаган рольләре:
- Карлыгач – “Кибет” (О.Жанайдаров),
- Хәнифә – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
- Бертуганның кызы – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт),
- Маняның анасы, Ваняның сыйныфташы – “Как прожить без взрослых” (Т.Воронина),
- Лилия – “Дөнья киң түгел икән!” (З.Хәким),
- Принцесса – “Играем маленького Мука” (Э.Шахов),
- Сәрби – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш),
- Ләйсән – “Хыял йорты” (И.Зәйниев),
- Ләйсән – “Синсез килгән язлар” (З.Кадыйрова),
- Чибәр җиңги – “Агыйделнең аръягында” (Х.Сәрьян),
- Фәрештә – “Ул әле өйләнмәгән иде” (Г.Исхакый), һ.б.