1966 елның 21 гыйнварында Актаныш районы Яңа Әлем авылында туа.
1985 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар ләүләт драма театрына кабул ителә.
Татарстанның атказанган артисты – 2001 ел.
Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты – 1996 ел.
Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты – 2011 ел.
“Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты – 2015 ел.
Уйнаган рольләре:
- Гурвич – “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде” (Б.Васильев),
- Гөләрә – “Шундый матур иде розалар” (И.Абдуллин),
- Луиза – “Хыялый Кәлимулла” (М.Ворфоломеев),
- Зәрия – “Синең өчен үзем үләрмен” (М.Маликова),
- Мәрфуга – “Татар хатыны ниләр күрми” (Г.Ибраһимов),
- Гилмеямал – “Безнең авыл кызлары” (Ф.Садриев),
- Рәсимә – “Җанкисәккәем” (Т.Миңнуллин),
- Фея – “Көзнең соңгы яфраклары” (Р.Хәмид),
- Рәмзия – “Гөнаһсыз гөнаһлылар” (Т.Миңнуллин),
- Ләйлә – “Сафиулла” (М.Гыйләҗев),
- Гөлйөзем – “Чукрак” (Д.Салихов),
- Гөлнур – “Җилкәнсезләр” (К.Тинчурин),
- Хәмидә – “Ай булмаса, йолдыз бар” (Т.Миңнуллин),
- Йолдыз – “Йөрәк ничек түзсен?!” (М.Маликова),
- Айсылу – “Айсылуның айлы кичләре” (И.Абдуллин),
- Дилбәр – “Җырланмаган җыр” (М.Кәрим),
- Нурия – “Гүргә керер сер иде” (Р.Кинҗәбаев),
- Сәлимә – “Тигезсезләр” (Ф.Әмирхан),
- Нәгыймә – “Назлы кияү” (К.Тинчурин),
- Сара – “Сагынуларга ни чара?” (И.Зәйниев),
- Хәния – “Язылмаган язмышлар” (вербатим),
- Хәтирә – “Качаклар” (Н.Исәнбәт),
- Ольга – “Син кайда идең?” (Я.Пулинович),
- Мәрьям – “Йөрәк сере” (Л. Әминова).һ.б.